Кай арада кышларым язларга ялганып, карларның гүя бер көндә эреп бетүе, балаларымның язгы каникуллары үтеп, кабат укулары башлануы, күпме әзерләнгән концертларымның бер мизгелдә узып китүе сизелмәде дә. Яз айлары бик тыгыз булды. Һәр атна юлда, Йошкар-Ола-Самара-Чаллы-Петербург-Новгород-Пермь(Барда)-кабат Петербург-Чаллы маршрутлары буенча йокысыз, ялсыз төннәр, эш белән тыгыз көннәр... Ничек ерып чыгармын дип борчылган идем, аллага шөкер, һәр эшне дә башкарып чыгарга Ходаем көч биреп тора🙏. Сүз уңаеннан Гилюса Шахбан шигыре белән дә уртаклашыйм әле. Кайлардан көч ала хатын кыз?! Кайлардан көч ала хатын кыз, Елмаерга елар чагында? Кайдан ул юл таба адашмый, Калганда җиде юл чатында Хатын-кыз кайлардан көч таба, Тойганда язмышның әчесен, Ничекләр егылмый, бирешми Тормышның җиленә, әйтче, син! Кайлардан көч таба сөртергә , Күз яшен дустының? Я, Аллам Бирсәң дә бир аңа бары тик, Борчуның бик азын, узгынын. Кайлардан көч таба хатын-кыз, Иң авыр чакта да төшмәскә түбәнгә? Яңадан көч таба үзендә, Юк, инде! Мин үлдем,- дигәндә. Кайлардан көч таба, Калдырып әрнүен үткәндә? Ул да бит кайвакыт мохтаҗдыр, Сөйгәне бер назлап үпкәнгә! Кайлардан көч таба хатын-кыз, Мең сорау булганда җавапсыз? Көч таба иңнәргә күкләрне Ялгызы, бер үзе, канатсыз! Кайлардан көч таба хатын-кыз, Кайлардан ала ул сабырлык Язмышның бәгергә үтәрлек җиленә, Егылмый ул, каршы барырлык. Кайлардан көч ала, кайлардан, Үтәргә язмышның сынавын? Беркайчан күрмәссез хатын-кыз, Чарасыз сыгылган, сынганын. Кайлардан көч таба хатын-кыз, Сакларга күңелнең җылысын? Раббым биргәндер аңарга, Сабырлык һәм көчнең олысын. (Гөлүсә Шаһбан)

Теги других блогов: хатын-кыз Кайлар сабырлык