Мин ышанам🙏... Бардада концерт башланырга 2 минут калгач, экран-проектор эшләми дип хәбәр иттеләр😱. Әле генә бит тикшердек, бар да тәртип иде. Борчылырга, паникага бирелергә вакыт юк, нидер хәл итәргә кирәк. Чөнки концертта экрандагы рәсемнәр мөхим роль уйный. Сәхнә артындагылар башлыйбыз диләр, залда тамашачы кул чаба, ә проектор артында утыручылар өметсез, булмый диләр. Ә мин була дим! Белмим, нинди генә көчләр миңа ышану көче биргәндер, ләкин мин 10 минут көтәсе, аннан бар да хәл ителәчәгенә ышана идем🙏. 8 минут эчендә компьютерны ун кабызып, ун сүндереп, проводларны алыштырып, Чайковскидагы белгеч белән онлайн тоташып барбер кабыздылар кызлар🙏. Барда мәдәният йортының тырыш кызлары Гульнур Ибрагимова һәм Сабинага чиксез рәхмәтләрем🙏💖. Бу күренеш тормышта ышану көченең зур роль уйнавы турында бер мисал гына. Мин ышанам... якты киләчәккә, кешеләрнең изге күңеленә, тиздән сугышлар бетеп, дөньяларның тынычлап калуына... мин ышанам🙏. РS. Видеода шул проектор эшләп киткән мизгел😅🙏.

Теги других блогов: концерт экран-проектор мәдәният